Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Битараф булмаган минзәләлеләр подъезд да юа, кар да көри

Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева җитәкчелегендәге рейд вәкилләре атна саен Минзәлә шәһәрендәге күпфатирлы йортлардагы подъездларның чисталыгын тикшерә.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Чираттагы рейд вакытында Изыскательләр бистәсендәге 2/1, 2/2, 2/3, 2/3А, 2/5 йортларындагы подъездлар тикшерелде. Әлеге ике катлы йортлар буенча гомуми генә нәтиҗә ясап әйткәндә, подъездларны пычрак дип әйтеп булмый. Әлбәттә, ремонт булган йортлардагы подъездлар, әйтик без кергән 2/3 йортының 3 нче подъездының буяулы идәннәре ялтырап ук тора. Шул подъезда яшәүче, йортның старостасы булган Усман абый Кадыров исә:
–Безнең максат – подъездны чиста тоту, үзебез чүпләмәсәк, песиләр кертмәсәк үзебезгә үк җыештырырга җайлы була бит. Биредә җыештыру чират буенча бара, дежур фатир хуҗасы ике катны да җыештыра, – диде.
2/1 нче йортның да подъездлары чиста, ләкин күптән буялмаган стеналар һәм идәннәр гомуми күренешне бозып җибәрә кебек.
Рейд вәкилләре подъездлар буйлап йөргән вакытта әлеге йортларның ишегалларында “Идарәче компаниянең” техникасы ишегалларын кардан арындыра иде. Трактордан соң подъезд ишеге буена җыелган карны үз теләкләре белән чистартып, көрәп торучы егетләр дә, өлкән апалар да, ир-атлар да очрады безгә. Я дворник килеп, яки башка берәү чыгып көрәр әле дип кул селтәп битарафлык күрсәтеп ятмаган әлеге минзәләлеләр хөрмәт уятты. Дворниклары да юк түгел, шушы йортларның подъездга керү юлларын кардан арындырып торучы тырыш Надежда Крючкованы бары тик яхшы яктан гына сөйләде биредә яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев