Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“БлагоДарение” фонды җиде яшьлек туган көнен билгеләп үтә

Нәкъ моннан 7 ел элек, 7 нче июль көнне, яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм күрсәтүче “БлагоДарение” хәйрия фонды барлыкка килә. Әлеге фонд бүген үзенең 7 яшен билгеләп үтә.

(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)

ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән оешкан әлеге фонд җиделлык яшәү дәверендә бик күп хәйрия эшләре башкарды. Фондның төп максаты – халыкның социаль якланмаган катлавына ярдәм күрсәтү һәм Татарстан Республикасындагы социаль мөһим проектларда актив катнашу.

Фонд  үзенең эшчәнлеген башлап җибәргәннән алып бүгенге көнгә кадәр даими рәвештә Минзәлә районы Тупач авылына даими ярдәм итеп тора, авылга җан өрә.

 

Авыл яшәсен өчен аның мәктәбе, мәдәният йорты, мәчете булырга тиеш. Ябык мәктәпне җанландырып , авыл халкын эшле иттеләр, күп функцияле үзәкне төзү өстенә, авыл мәчетен  яңартып халыкка тиешле яшәү шартларын булдырдылар. Олы юл белән авыл арасын асфальт юл салдыру да,  авыл урамнарына асфальт юл җәелү дә сезнең Хәйрия фондыннан күрсәтелгән зур ярдәм нәтиҗәсе.

Фәрит Салихов җитәкләгән әлеге команда авыл халкының рухи тормышын баету өчен дә күп көч куя. Фонд булышлыгы белән авылның матбугат яратучыларына“Минзәлә” район газетасы килеп тора.

Авылдагы Сабантуй, ифтар, корбан ашлары да алар ярдәменнән башка узмый.   Ел саен авыл сабантуйын уздыруны үз өсләренә алып, батырларга, бәйрәмдә катнашучыларга саллы гына бүләкләр өләшәләр. Төрле бәйрәмнәрдә авыл өлкәннәренә азык-төлек җыелмалары, бүләкләр бирәләр. Быел күптәнге хыяллары – Тупач авылындагы Наип чишмәсен төзекләндереп, аны тантаналы рәвештә ачтылар. Район халкын җыеп  зур масштаблы бәйрәм – Сабантуй үткәрделәр.

Җиделе саны – ул уңышны, зирәклекне, эрудицияне, эстетиклыкны, тормышка фәлсәфи карашны символлаштыра. Шушы матур санлы туган көнннәрен билгеләп итүче “БлагоДарение” фондына без озын гомер, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарылган эш-гамәлләренең һәрвакыт уңышлы булуын, юлларында киртәләр очрамый, бары тик алга баруларын һәм үсүләрен генә теләп калабыз. Сез изге һәм дөрес юлда!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев