Бүләк итеп бирелгән трактор шәһәр урамнарына чыкты
Шәһәр урамнарында тротуарлар озынлыгы арта бара.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Тротуардан йөри уңайлы булсын өчен кышын чистартып өлгерергә кирәк. Көрәк заманы үтте инде. Акчалы кешеләр капка төпләрен дә кече габаритлы техника белән чистарта яисә чистарттыра.
"Чиста шәһәр"дәге куәтле техника тротуар чистарту өчен уңайлы түгел. Шуңа район хакимияте үтенечен истә тотып, районга инвестор булып килгән "Кама беконы" җәмгыяте предприятиягә универсаль мини- трактор бүләк итте. Шәһәр урамнарында беренче сынауны да үтәргә өлгерде инде бүләккә бирелгән трактор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев