Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүләк кенә түгел, бер җылы сүз дә йөрәкне эретә

Янәшәбездәге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулы сузарга беркайчан да соң түгел.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Инвалидлар ункөнлеге барган көннәрдә ярдәмгә мохтаҗ, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулы сузу, хәлләрен белешү өчен тагын бер мөмкинлек бар.
Кайчакта кешегә бер җылы сүз дә җитә, җылы караш күңелләрне эретә, яшәргә дәрт өсти.
Гөлнара Гайсина, Дусай Кичү авыл клубы мөдире:
– Арабызда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, балалар да яши. Балалар янынына килгәч, алар шатлана, яңалыклар белән кызыксыналар, киткәндә "Тагын кил, апа, яме" дип озатып калалар. Бүген без инвалид балалары булган Шакировлар гаиләсендә булдык. Инвалидлар декадасы дип кенә түгел, гадәти көннәрдә дә Ходай Тәгалә биргән сәламәтлеккә шөкер итеп, мөмкинлекләре чикле кешеләр, балалар турында онытмасак иде. Бу юлы әлеге гаиләдәге балаларга күчтәнәчләр дә алып бардык. Күчтәнәч пакетлары әзерләргә үзебезнең депутатыбыз, Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов, Зөләйха Гыйләҗева, Әгълиуллиннар гаиләсе ярдәм итте. Зур рәхмәт аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев