“Бәллүр каләм” тантанасында “Минзәлә-информ” филиалы баш редакторы – җитәкчесе Илдус Шаһиев медаль белән бүләкләнде
Медальне аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
(Илшат Вагыйзов,”Минзәлә-информ”)
Бүген Казанда “Пирамида” мәдәни -күңел ачу комплексында “Бәллүр каләм”-“Хрустальное перо” журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү чарасы үткәрелде. Әлеге тантана кысаларында Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалы баш редакторы – җитәкчесе Илдус Шаһиевка ТАССР 100 еллыгы медален тапшырды.
Исегезегә төшерәбез, 2021 елда “Минзәлә”-“Мензеля” газетасына иң яхшы район газетасы номинациясендә “Бәллүр каләм” тапшырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев