Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Гатауллинга 100 яшь тулды

Ул озак еллар дәвамында Аю авылы мәктәбе директоры булып эшләде.

100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Аю авылының мөхтәрәм шәхесе Хәсән Гатауллин кунаклар делегациясен кабул итте.

Бөек Ватан сугышы ветеранына котлау сүзләрен Минзәлә районы Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова, Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов җиткерделәр.
Концерт номерлары белән Аю авылы мәдәният йортының «Ак калфак» ансамбле чыгыш ясады.

— Без ансамбльда барыбыз да Хәсән абыйның укучылары, — ди Аю авылы мәдәният йортының директоры Роза Гыйлфанова.

Кыш бабайлар, Кар кызлары (бәйрәм персонажлары район үзәгеннән дә килгәннәр иделәр) котлавы да, үзе озак еллар дәвамында директор булып эшләгән Аю мәктәбе, шулай ук балалар бакчасы вәкилләре килүе дә ветеранның күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев