Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөтендөнья татар конгресыннан Ирек Шәрипов эш сәфәре белән Минзәлә районында булды

Районнар буенча эш сәфәре барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Минзәлә районында булды.

 

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов белән берлектә ул конгрессының җирле оешмасы активы белән очрашты.

Әлеге очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, Минзәлә педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева, район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова катнаштылар.

Конгрессның уңышлы башлангычларын районнарга җәелдерү белән беррәттән, һәр җирлекнең үзенчәлекләрен саклап калу һәм үстерү район оешмаларының төп бурычы булып тора.

Ирек Шәрипов Югары Тәкермән авыл җирлегендә әлеге юнәлештә алып барылган эшчәнлек белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев