Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Боз сарае көрәш аренасына әвереләчәк

12 февраль көнне Минзәлә шәһәрендә кешеләр саны кимендә 500 гә артачак.

Илдус ШАҺИЕВ

Бу көнне бездә Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган турнир үтәчәк. Оештыручылар арасында район хакимияте дә бар. Шуңа әзерлек кысаларында төрле юнәлештә киеренке эш алып барыла.

Фаяз Хизбуллин, район спорт комитеты җитәкчесе:

- Турнир үткәрү урыны итеп “Юность” боз сараен сайлап алдык. Анда хәзерлек эшләре тулы куәтенә бара. Безнең район көрәшчеләре команда турнирларында зур уңышларга ирешә алмаса да, хуҗа буларак ике команда куярга булдык. Мөмкинлектән файдаланып, яшьләрне дә зур рейтинглы турнир аша үткәрергә җыенабыз. Аерым үлчәү авырлыкларында башкалар белән терәшерлек Минзәләдән чыккан көрәшчеләребез бар әле безнең. Шуңа райондашларыбызны 12 февраль көнне 12 сәгатькә Боз сараена бәйрәм ачу тантанасына чакырабыз. 12 се көнне сайлап алу көрәшләре, унөчендә, иртән ярымфинал һәм финал көрәшләре була. 12 се көнне, 10 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булачак.

Безнең белешмә

Ни өчен биш йөз кеше диярсез? Узган ел Биектауда узган турнирга 51 командадан 415 көрәшче килгән иде. Оештыручыларны да санасаң, шул сан җыела инде. Пандемия сәбәпле нинди үзгәрешләр буласы әлегә билгеле түгел.

Боз сараендагы әзерлек күренешләрен безнең сайтта видеоязмада карый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев