Бозауларга витаминлы ризык
Әтрәкле авыл җирлеге һәм "Заиковский" хуҗалыгы элеккеге традиция буенча бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр, яшиләр.
Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ"
Җирлек территориясендәге бюджет учрежденияләре мөһим авыл хуҗалыгы эшләрендә ярдәмгә килсәләр, хуҗалык җитәкчелеге мәдәни чаралар үткәргәндә финанслар белән ярдәм итә. Быел да иң беренче булып хуҗалык бозауларына яфрак азык бәйләп бирделәр.
Рөстәм Газизҗанов, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы: безнең территориядәге бюджет оешмаларында эшләүчеләр бернинди өстәмә физик эшләрдән авырсынмыйлар. Хуҗалыкның югары күрсәткечләрендә үз хезмәтеңне тою үзе бер горурлык бит. Быел да яфраклар сусыл вакытта тиз арада 300 пар витаминлы миннек әзерләп киптерергә куйдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев