Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген 9нчы сыйныф укучылары беренче дәүләт имтиханнарын тапшыра

Алар белемнәрен үзләре сайлаган фәннәр: тарих, физика һәм биологиядән сыный.

Дифиза Нуриева, Минзәлә-информ

Бүген иртәдән үк кулларына паспорт, ручка һәм су шешәләре тоткан 9нчы сыйныф укучылары районыбызның дәүләт имтиханнары тапшыру пунктына – 1нче урта мәктәп янына җыела башлады. Әлег җаваплы көндә балаларны фән укытучылары озата килгән. Алар соңгы минутка кадәр балаларга үз киңәшләрен бирә, тынычландыра, уңышлар тели.

Зәринә Гәрәйханова, Азалия Хамадишина, Татар Мөшегесе мәктәбе укучылары:

–Без биология фәнен сайладык, чөнки киләчәктә медицина буенча китәргә исәпләп торабыз. Ел әйләнәсе имтиханга әзерләндек. Нәтиҗәләр дә яхшы булыр дигән өметтә калабыз.

Аделя Хасаншина, Матвеевка мәктәбе укучысы:

–Яраткан фәнем булгач, биологияне сайладым. Укытучым белән дә, өстәмә дә әзерләндем, шулай да имтихан алдыннан бераз дулкынлану бар. Белгән һәм яхшы өйрәнгән биремнәр эләгер дигән өметтә калам.

Андрей Смиренников, Николаевка мәктәбе укучысы:

–Бүген биология фәненнән имтихан язам. Ул бик тә кызыклы фән һәм тормышта да кирәк дип уйлыйм. Мисал өчен, без анда кеше төзелешен өйрәнәбез. Тормышта да бит кеше кайсы органның кайда урнашканын, кайсы җире авыртканын белеп торырга тиеш. Имтиханны да 4 ле билгесенә бирермен дигән өметтә калам.

Тимур Габдуллин, 1нче урта мәктәп укучысы:

–Киләчәктә КФУга укырга кереп, программист белгечлеге үзләштерергә исәпләп торам. Анда физиканы да белергә кирәк. Шуңа күрә әлеге фәнне сайладым. Укытучыбыз Татьяна Владимировна Муринова имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итте. Үзебез укыган мәктәптә имтихан тапшыру бераз дулкынлануны киметә, әлбәттә.

Динар Булатов, 1нче урта мәктәп укучысы:

–Авыр булса да, мин физиканы яратам. Чиреккә дә бу фәннән минем 5ле билгесе чыкты. Шуңа күрә бу фәннән имтихан бирергә булдым. Биремнәр авыр булмас дип уйлым. Югары балларга бирергә исәпләп торам имтиханны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев