Булачак тулай торакка мебель кайта башлады
Педагогия көллиятенең тулай торагында эчке эшләр тәмамлануга таба бара.
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Дүртәр студент торачак киң, якты бүлмәләргә мебель кайта башлаган. Монда булачак комфортны тагын да көчәйтү өчен бер генә мисал - һәр карават башында стенага индивидуаль яктырткычлар куелган.
Район башлыгы Айдар Салахов төзекләндерү эшләренең торышын карап йөргәндә сыйфатка тел-теш тидерерлек булмасын дип кисәтте. Төп игътибар - биредә ел ахырына эшләрне тәмамлап, тулай торакның икенче чиратына, тирә-як территорияне төзекләндерүгә финанслауны дәвам иттерегә ирешү.
Ренат Ибраһимов, педагогия көллияте директоры "Минзәлә- информ" хәбәрчесенә менә ниләр сөйләде:
- Тулай торакны Яңа елга хәтле тапшырырлар һәм бина хуҗалары - студентлар шушы рәхәтлектә яши башларлар дип өметләнәбез. Студентларыбызның бер өлеше техникум тулай торагында яши әлегә. Безне сыендырган өчен, директор Эльвира Фәттаховага рәхмәтлебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев