Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Булачак медиклар Минзәләдә Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә концерт күрсәттеләр

Бәйрәм концертыда Ватанны саклаучылар хөрмәтенә сәхнәдән котлаулар һәм якты теләкләр яңгырады.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ"). Район Мәдәният сараенда Минзәлә медицина училищесы студентлары һәм укытучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. Концертка килүчеләрне Минзәлә муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, район хәрби комиссары Сергей Владимиров котладылар.

Бәйрәм концертында лирик һәм патриотик җырлар яңгырады. Муса Җәлил сүзләренә «Җырларым» җырын герой-шагыйрьнең 115 еллык юбилеена багышладылар, Әфган турында җырлар да яңгырады. Концерт безнең районда яшәүче халыкларның биюләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Район мәдәният йорты вокаль ансамбленең яшь талантлары тамашачыларга туган тел турында шигырьләр һәм әти турында җыр бүләк иттеләр.

Соңыннан Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев матур концерт өчен рәхмәт белдерде, барлык катнашучыларны да котлады. Бәйрәм программасы бер сулышта узды һәм тамашачыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев