Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бурычлыларга пеня да өстәләчәк

Минзәлә районы буенча 2020 ел өчен физик затларга 31,5 млн сум транспорт салымы исәпләнгән.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Транспортта рәхәтләнеп җилдертәбез, ә транспорт салымнарын түләү ни хәлдә соң?

Ландыш Кондратьева, район финанс-бюджет палатасы рәисе:

– Агымдагы елның 3 декабренә булган мәгълүматларга караганда, район буенча транспорт салымының 26,4 млн сумы түләнгән, җыелган салым 84 процент тәшкил итә. Шәһәр буенча 18,7 млн сумның 15,5 млн сумы (82,8 процент) түләнгән.

Транспорт салымы буенча иң күп салым Яңа Мәлкән авыл җирлегендә исәпләнгән – 1,7 млн сум,  аны җыю күрсәткече дә иң югарысы – 96,3 процент. Наратлы Кичү, Иркәнәш, Хуҗәмәт, Урыс, Юртау авыл җирлекләре буенча да бу төр салымның 90-94 проценты җыелган. Ә менә Югары Тәкермән авыл җирлегендә 283 мең сум, Тауасты Байлар авыл җирлегендә 192 мең сум, Воровский исемендәге авыл җирлегендә 125 мең сум транспорт салымы җыясылары бар әле. Ә транспорт хуҗалары тиешле срокта түләнмәгән салым өчен пеня исәпләнүен уйлыйлармы икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X