Реклама
Көн темасы
Бәйрәм чаралары программасы
Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтү кысаларында районда түбәндәге чаралар узачак:
1. Ветераннарга ТР Президенты Р.Миңнехановның, Минзәлә муниципаль район башлыгы Р.Садыковның котлау открыткаларын тапшыру.
2. Авыл җирлекләрендә, шәһәр оешма-пред- приятиеләрендә һәм учреждениеләрдә, хезмәт коллективларында Бөек Ватан сугышы ветераннары тәбрикләнәчәк.
3. 7 май көнне, 19 сәгатьтә, район Мәдәният сараенда "Күз яшьләрен китерерлек шатлык" исемле тантаналы, дулкынландыргыч, лирик концерт узачак.
4. 8 май көнне, 12 сәгатьтә, Җиңү паркында яшьләр митингы узачак.
5. 9 май. Төп тантана Ленин исемендәге паркта узачак. Башлана - 10 сәгатьтә.
Ветераннар колоннасы хәрби комиссариат яныннан 9 сәгатьтә хәрәкәт итә башлаячак. Хәрби комиссариаттан үзәк стадионга кадәр маршрут буенча тамашачыга "Сугыш юллары" баш астында эпизодлар күрсәтеләчәк.
Үзәк стадионда мәктәпкәчә яшьтәге белем учреждениеләре, шәһәр мәктәпләре һәм урта махсус белем бирүче уку йортлары, татар дәүләт драма театры коллективлары, "Юбилейный" спорт мәктәбенең аэробика төркеме чыгышлары; парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары булачак; район башлыгы Рәсим Садыков чыгышы яңгыраячак; район мәктәпләре һәм урта махсус уку йортлары укучыларының тантаналы парады, алга таба - мемориалга чәчәкләр салу белән бергә хәтер митингы.
Бәйрәм сәүдәсе оештырылачак, теләүчеләр солдат боткасыннан һәм "фронтча йөз грамм" нан авыз итә алачак. Сугыш техникасы фонында фотога төшү мөмкинлеге биреләчәк. Тантанадан соң спорт ярышлары, концерт, күңел ачу чаралары оештырылачак.
Барлык минзәләлеләрне һәм кунакларны данлы, шатлыклы бәйрәмгә чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев