Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәй өстәле артында эчкерсез сөйләшү

Бүген район башлыгы Айдар Салахов махсус хәрби операция барган территориядән отпускка кайтучылар белән очрашу үткәрде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Чәй өстәле артында эчтәлекле, кызыксынучанлык белән сугарылган әңгәмә булды. Мобилизацияләнгәннән соң беренче отпускаларына кайткан якташларыбыз районда төрле яклап ярдәм күрсәтүне файдалы булырлык итеп оештыруы өчен Айдар Салаховка рәхмәтләрен җиткерделәр.
- Сезнең исән- сау, җиңү белән кайтуыгыз минем өчен иң зур бүләк булачак, диде җавап сүзендә, район башлыгы. Райондагы күләмле инфраструктур проектларның тормышка ашырылуын әйтеп үтте.
-Минзәләдә яшәгән кешегә эше дә, ял итәрлек урыннар да җитәрлек һәм тагын артачак ,диде.
Районда тормыш итүче гаиләләренең ярдәмчесез калмаячагына ышандырды.
Тиздән ачылачак җәйге ял лагерларында мобилизацияләнгән ир- атларның балалары игътибар үзәгендә булачак дип әйтте.
Очрашуда башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов, хәрби комиссар Сергей Владимиров, хәрбиләр белән район кешеләрен элемтә белән тәэмин итүчеләр- волонтерлар хәрәкәте җитәкчеләре Ирина Михайлова һәм Эдуард Ягафаров катнашты.
Әңгәмә барышында алгы сызык белән тыл элемтәсен тагын да ныгыту буенча фикер алышуда булды.
Икенче бүлмәдә хатын- кызлар үзара очрашуда тормыш- көнкүреш турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев