Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чаңгы трассасы ачылды

Бүген Минзлә интернат мәктәбе бинасы янында ягъни Солдат бакчасында балаларга чаңгыда шуар өчен яктыртылган чаңгы трассасы ачылды. Трассаны тантаналы төстә ачуда "Сетевая компания"АҖ вәкилләре, Актаныш районы Такталачык интернат мәктәбе,, Мөслим районы Табын интернат мәктәбе, Тукай районы Теләнче Тамак интернат мәктәбе укучылары катнаштылар. Трассаның кызыл лентасын мәктәп директоры Нурһади Гыйльфанов, Түбән...

Бүген Минзлә интернат мәктәбе бинасы янында ягъни Солдат бакчасында балаларга чаңгыда шуар өчен яктыртылган чаңгы трассасы ачылды.

Трассаны тантаналы төстә ачуда "Сетевая компания"АҖ вәкилләре, Актаныш районы Такталачык интернат мәктәбе,, Мөслим районы Табын интернат мәктәбе, Тукай районы Теләнче Тамак интернат мәктәбе укучылары катнаштылар. Трассаның кызыл лентасын мәктәп директоры Нурһади Гыйльфанов, Түбән Кама электр челтәрләренең баш инҗенеры Илгиз Фарраев, мәктәпнең химаячесе Фәрит Хәмәтдинов кистеләр. Лентаны кискәннән соң чаңгы ярышы буенча эстафета булды. Эстафетада Актаныш, Мөслим, Тукай һәм Минзәлә интернат мәктәбе командалары ярышты. Команда составында бер кыз, ике яшүсмер ярышты. Безнең Минзәлә интернат мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Алар 1800 метр араны 7 минут 21 секундта үтте һәм беренчелекне яуладылар. Безнең Минзәлә командасында әлеге мәктәптән-Никита Винокуров, Анастасья Волченко, Дмитрий Седов ярыштылар һәм алар сынатмадылар.

Чаңгы трассасын эшләүдә ПСК "Татэнергострой" (җитәкчеләре Марат Нурмиев) эшчеләре катнашкан һәм алар 11 багана утыртып энергияне экономияли торган яктырткычлар куйган. Әлеге объект энергетикларга 2 миллион 100 мең сумга төшкән. Бу мәктәпкә энергетиклар дистә елдан артык изгелекләр кылып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев