Чәчәкләрдән башлап яктырткычларга кадәр
Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов район мәдәният сараендагы капиталь ремонтның барышы белән танышканда сүз шулай ук аның территориясен төзекләндерү мәсьәләләре турында да барды.
Районның баш архитекторы Владимир Петров мәдәният сарае каршында булачак ландшафтның дизайны белән таныштырды, яктырткычларның ничек урнаштырылачагы турында сөйләде.
Хәзерге вакытта ремонтчыларның бер өлеше тамашалар залының идәнен җәю эшләре белән мәшгуль, икенчеләре сәхнәдәге идәнне җәя. Беренче һәм икенче каттагы эчке бизәү эшләренә параллель рәвештә кызу темплар белән электрүткәргечләр дә яңартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев