Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчәкләрдәй матур яши туган илем Татарстан!

Бүген Татарстан Респбуликасы көне уңаеннан шәһәребездә чәчәкләр сату-күргәзмәсе һәм “Чәчәкле феерия” чәчәкләр композициясе оештырылган иде.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Анда райондагы барлык мәдәният, мәгариф учреждениеләре коллективлары, эшмәкәрләр, шәхси затлар катнашты.
Безнең җиребез – безнең тарихыбыз, шатлыгыбыз, горурлыгыбыз ул. Җир – гаҗәеп матур келәм. Аның бизәкләре – чәчәкләр. Җәй буе бакчаларыбызда нинди генә чәчәкләр үсми. Алар җанга тынычлык бирә, кәефләребезне күтәреп, тормышыбызга ямь өстиләр, урамнарны, паркларны бизи, шәһәр-авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра.
Чәчәкләр күргәзмәсендә катнашучылар гаҗәеп күргәзмә оештырганнар, композицияләрдә гадәти булмаган, креатив алымнар кулланганнар. Аларда Республикабызда яшәүче күпмилләтле халыкның бердәмлеге, дуслыгы да, илебезнең байлыгы, муллыгы да, табигатебезнең искиткеч матурлыгы да, кешеләренең уңганлыгы да чагылыш тапкан иде.
Чәчәкләр күргәзмәсендә катнашучыларны һәм барлык минзәләлеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова район башлыгы Айдар Салахов исеменнән Татарстан Республикасы көне белән тәбрикләде.
Чәчәкләр күргәзмәсендә җиңүчеләргә дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев