Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчүнең югары технологияләр кулланып башкарылуын министр үз күзләре белән күреп китте

Бүген авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров районда эшлекле визит белән булып, игенчеләребезнең тырыш хезмәтен күреп китте.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") 

Алай гына да түгел, министр агрохолдинглар һәм хуҗалыкларның, фермер Нәсим Дәүләтовның чәчү, игеннәрне тукландыру вакытында яңа технологияләрне тәвәккәл кертүләрен хуплады. Чыннан да районыбыз игенчеләре инде былтыр ук яхшы сыйфатлы орлык чәчеп, аларны тукландыруда министрлык рекомендацияләгән технологияләрне кулланып кайбер басуларда аерым сортлардан гектарыннан 60 центнердан артык уңыш алдылар. Тулаем җыем 197 мең тоннадан артып китте. Быел игенчеләребез үз алларына тагын да амбицоз бурыч куйдылар – тулаем җыемны 215мең тоннага җиткерү.

Министр үзенең эшлекле сәфәрен ике урынбасары белән – Илдус Габдрахманов, Рафаэль Фәттахов – “Заиковский” хуҗалыгыннан башлады. Биредә аны район башлыгы Айдар Салахов, башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев, хуҗалык җитәкчесе Радик Фәттахов, хуҗалык белгечләре каршылады. Министр хуҗалыкның игеннәрне тукландыру өчен куланыла торган  узелы белән танышты. Техника паркын, ындыр табагын, ферманы карады. Радик Фәттахов аңа үзләрендә үстергән таналардан 40 литрга хәтле сөт бирүче сыерлар барлыгы хакында сөйләде.

Юл уңаенда министр район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләр, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Айдар Салахов аны райондагы язгы кыр эшләренең торышы белән таныштырды. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә төрле формада ярдәм итеп торулары өчен хөкүмәтебезгә, Марат Җаббаровка рәхмәтен җиткерде. Очрашуда Марат Җаббаров тагын бер кат зур уңыш алып авыл хуҗалыгы предприятиеләренең экономикасын күтәрү төп максат икәнен кабатлады.

Районда язгы чәчү, үсемлекләрне тукландыру технологияләре белән танышу өчен Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры “Калморза”, Августның Минзәләдәге подразделениесе, Агросила агрохолдингларында һәм фермер Нәсим Дәүләтов басуларында булды. Район басуларын карап йөргәндә көзге культураларның әйбәт үсеп китүләренә, вакытында һәм ноутил технологиясе белән чәчелгән борчакның инде тишелеп чыгуына игътибар итте.

Чәчүне тугызынчы майга төгәлләргә җыенуларын ишеткәч район игенчеләренә, җитәкчеләргә уңышлар теләде. Минзәләдә зур уңыш алуга гарантия салынуын үз күзләре белән күргәч, минзәләлеләр быел да республика алдында сынатмас дигән ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев