Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Чебурашка” ишекләрен ачты

Ленин урамындагы 53 йортта урнашкан бинада "Чебурашка"балалар бакчасы бюджет учреждениясе филиалы ачылды. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм балаларның шатлыкларын уртаклашырга бирегә Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Рәсим Садыков, "Лига" ҖЧҖ җитәкчесе Николай Степанов һәм башка җитәкчеләр килгәннәр иде. Аларны яңа бакчаның яшь белгечләре чәк-чәк белән каршы...

Ленин урамындагы 53 йортта урнашкан бинада "Чебурашка"балалар бакчасы бюджет учреждениясе филиалы ачылды. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм балаларның шатлыкларын уртаклашырга бирегә Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Рәсим Садыков, "Лига" ҖЧҖ җитәкчесе Николай Степанов һәм башка җитәкчеләр килгәннәр иде.

Аларны яңа бакчаның яшь белгечләре чәк-чәк белән каршы алдылар. "Лига" ҖЧҖ җитәкчесе Николай Степанов бакча ачкычын аның мөдире Илгизә Исхаковага тапшырды. Бинаның яңа музыкаль залында кунакларны бакча хуҗалары зарыгып көтәләр иде. Балалар биюле-җырлы кечкенә концерт куйдылар.

Шушы вакыйга уңаеннан аларны Азат Хамаев котлап китте: "Республикабызда, район үзәкләрендә социаль мәсьәләләргә, бигрәк тә игътибар ителә. Республика буенча 3 яшьтән 7 яшькә кадәргечә балалар бакчаларда урыннар белән тәэмин ителгән дип әйтсәк тә була. Әлбәттә, балаларның саны артуы бик сөендерә, бу бакчаларның киләсе елларда да тулы булуын теләр идек". Район башлыгы Рәсим Садыков котлау сүзе белән чыгыш ясады: "Хәзер 3 яшьтән узган ике бала гына әлегә урынсыз, ләкин бу мәсьәләне һичшиксез чишәчәкбез. Безнең максат - икенче елга тагын 100-150 урын булдырырга". Ата-аналар да үз чиратында җавапсыз калмадылар. Гүзәл Аглеева барлык ата-аналар исеменнән рәхмәт сүзе җиткереп, бакчага уенчык-лар бүләк иттеләр. Ике катлы йортта балалар тәрбияләү, аларның үсеше өчен бөтен шартлар тудырылган. "Бу филиал ачылганына без бик шат. Бүгенге көндә 35 бала кабул иттек. 18 эш урыны бар", - диде "Чебурашка" балалар бакчасы мөдире Илгизә Исхакова.

"Лига" ҖЧҖ төзүчеләре бинаны кечкенә сабыйларга исәпләнгән бакча итеп үзгәртеп кордылар. Аларның эше дә игътибарсыз калмады. Төзелеш эшләрен әйбәт башкарганнары өчен төзүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылды.

Килгән кунаклар тулаем бакчаны карап чыктылар, урнаштырылган җиһазларның ачык төстә һәм балаларның яшенә туры китереп көйләү мөмкинлеге булуын билгеләп үттеләр. Балалар бакчасына яңа җиһазлар сатып алынган, уенчыклар күп, димәк, балаларга уен бүлмәләрендә шөгыльләнү кызык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев