Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чираттагы җиңүләре тагын да саллырак!

Яңа Мәлкән авылы мәдәният йорты әледән-әле район, зона, республика күләмендә үткәрелүче конкурс-фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар ала.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Чираттагы җиңүләре – тагын да саллырак: авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе – Зөләйха Гыйләҗева V Халыкара "Казан сөлгесе" конкурс-фестивалендә катнашып, III дәрәҗә дипломга лаек булды.
Светлана Упаева, Яңа Мәлкән авыл мәдәният йорты директоры:
– Зөләйха Гыйләҗева V Халыкара "Казан сөлгесе" конкурс-фестивалендә "Син кайтмадың" җыры белән катнашты. Моңлы җырчыбызны чын күңелдән бу зур уңышлары белән котлыйбыз!!! Иҗат чишмәләре мул аксын, яңадан-яңа моңлы җырлары белән халкыбызны сөендереп яшәргә һәм эшләргә язсын!!!
Безнең өстәмә
Зөләйха Гыйләҗева мәдәният тормышында актив катнашу өстенә шигырьләр дә иҗат итә. Аның шигырен тәкъдим итәбез.
Йомгаклар сүтелгәндә
Еллар үткән саен көтә кеше
Тормышының яңа этабын.
Җәйдә – кышны, көздә – язны көтә,
Ачып куйган гомер китабын.

Онытылып, рәхәтләнеп уйный
Вакыт сизми үсмер, балачак.
Әнием-бәгърем, диеп, йөгрә-йөгрә,
Кайтып керә, уйнап арыгач...

Матур кием, күлмәкләрен киеп,
Ашыга ул тизрәк мәктәпкә...
Белем баскычларын яулаганда,
Килеп җитә гүзәл яшьлек тә.

Озын толымнарын җил тузгыта,
Күбәләктәй оча, шаяра.
Их, бу яшьлек нигә бик тиз үтә.
Олыгая кеше, картая.

Кай арада балалар да үсеп,
Канатларын инде чыгарган...
Матур йөздә сырлы буразналар
Пәйда булган, чәчләр чаларган.

Вакыт усал, һич кызганып тормый,
Адымнары озын, гел чаба.
Ә шулай да аны җиңеп була... –
Үзеңнән соң матур эз калса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев