Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Чисталык дәресләре”ннән башланды

Татарстанда старт алган Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган брифингта ТРның экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров үзенең чыгышын 2013 елгы төп чаралар планы белән таныштырудан башлады.

Шунысын әйтергә кирәк, экологиягә һәм әйләнә-тирә мохитны саклауга кагылышлы мөһим чаралар турында сүз барган әлеге брифингка (аның эшен район хакимиятенең утырышлар залында күзәтеп утырырга һәм сораулар да бирергә мөмкин иде)безнең районнан шушы өлкәдән бер вәкилнең дә килмәве аңлашылып бетмәде. Быел экологияне саклауга һәрбер минзәләле булдыра алганча өлеш кертер, ә экология буенча территориаль вәкилләр җиң сызганып эшләр өчен уңайлы моментны кулдан ычкындырмаслар дип ышанасы килә.

Экология министры сүз-ләренә караганда, ел "Чисталык дәресләре"ннән башлана, аларны һәр квартал саен үткәрү күздә тотыла. "Республиканың 200, башкалабызның 70 мәктәбендә үткәрелүче мондый дәресләрнең төп максаты - үсеп килүче буында экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, экологик күзаллау формалаштыру, туктаусыз экологик белем бирү системасын хуплау һәм үстерү", диде ул мондый дәресләрнең мәгънәсенә ачыклык кертеп.

Быел Экология елы кысаларында балаларның һәм яшьләрнең экологик оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләре арасында "Ел лидеры-2013" республика конкурсы, мәктәп укучыларының экологик конференциясен үткәрү күздә тотыла, шулай ук "Эко-велопробег", "Автомобильсез бер көн", "Җир көне", "Җир сәгате" кебек күпсанлы табигатьне саклау акцияләре, экологик куркынычсызлыктан саклау көне үткәреләчәге хакында да әйтелде. Төп чаралар арасында "Үз агачыңны утырт", "Татарстанның чиста урманнары"кебек акцияләрне, "Кеше һәм табигать" республика конкурсын дәвам итү, шулай ук республика халкы арасында әйләнә-тирә мохит компонентлары сыйфатын яхшырту өчен мөһим чаралар буенча социологик тикшеренү үткәрү дә бар. Массакүләм мәгълүмат чараларына да саллы бурыч йөкләнде - экологиягә кагылышлы темаларны яктыртуны активлаштырырга, диелде.

Артем Георгиевич узган еллардагыча, агымдагы елның 1 апрелендә санитар чисталык буенча икеайлык башланачагын искәртеп узды.

Экологларның әйләнә-тирәлектә техноген нагрузкаларны киметү максатыннан 15 гыйнвардан башлап промышленность предприятиеләрен тикшерүгә керешүләре турында әйтелде. Мондый тикшерүләр беренче яртыеллык дәвамында үткәреләчәк. Экология министры урынбасары Андрей Калайда бу чараларның әһәмиятен ассызыклап: "Без атмосфераны, су объектларын пычратучы калдыкларны киметүне тәэмин итәргә тиеш", диде.

2012 елда республика предприятиеләрендә экологлар тарафыннан 6 мең тикшерү үткәрелгән, штраф санкцияләре 60-70 млн сум тәшкил иткән. Тикшереп чаралар күрү дәвам итә, шуңа күрә штрафларның суммасы 150-180 млн сумга җитәргә мөмкин, диелде брифингта.

Министрлык эшләгән һәм хөкүмәт тарафыннан расланган программаларның берсе - сулыкларны сак-лау зоналарын булдыруга юнәлтелгән су сак-лау комплексын үстерү. Әлеге программаның төп чаралары бүгенге көндә күбесе авария хәлендә булган гидротехник корылмаларның торышын нормативтагы дәрәҗәгә җиткерүгә юнәлтелгән.

Татарстанда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елының төп чаралар планы белән ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының http://eco.tatarstan. ru. сайтында танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев