Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Чисталык һәм матурлык минзәләлеләрнең үзләреннән тора

Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева җитәкчелегендә “Минзәлә идарәче компания”, ТОС җитәкчеләре, “Татмедиа” АҖ журналистлары белән берлектә Минзәлә шәһәрендәге күпфатирлы йортлардагы подъездларның чисталыгын тикшерү максатыннан рейд оештырыла башлады.

Дифиза Нуриева, “Минзәлә информ”

 

Изыскательләр бистәсендәге 1/7, 1/15, 1/13 йортларның беренче подъездлары, 1/11 йортның икенче подъезды һәм Кадомцевлар урамы 89 нчы йортның 2нче, 3 нче подъездларын башкалар өчен үрнәк итеп куярлык.

Реклама

Бигрәк тә 1/7 йортның беренче подъезды соклану уята. Ишек төбенә келәм җәелгән, идәннәр чип-чиста, стеналарга матур һәм күңелне күтәрә торган ачык төсләр белән рәсемнәр ясалган, картина эленгән. Тәрәзә төбенә куелган ясалма чәчәкләр, челтәр коридорда ук өй мохите тудыра. Хәтта почта тартмаларына чаклы бер төслене алып, тигез итеп элеп куйганнар.

 

Әлеге материал хакында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасыннан укып танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев