Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Чыгышы белән Минзәлә районыннан булган Олег Абзалов Россиянең профессиональ рәссамнарының бердәм реестрына кертелде

Рәссамның нәсел җепләре Куян авылына барып тоташа.



Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Ханты-Манси автономияле округында яшәүче талантлы рәссам Олег Абзалов февраль башында Россия империясе, СССР, «чит ил рус», Россия Федерациясе һәм элеккеге Советлар Союзы Республикаларының профессиональ рәссамнарының бердәм реестрына (XVIII – XXI гасыр) кертелде.


Минзәләдән шундый зур ераклыкта яшәүгә карамастан, ул безнең район белән турыдан-туры бәйле. Аның әтисе Зөфәр Абзалов Куян авылында туган. Олег ел саен әтисенең кече ватанына кунакка кайта. Сүз уңаеннан, Олегның агасы, Рәсүл Авзалов Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының декорация цехы начальнигы булып эшли һәм шулай ук үзенең алтын куллары белән дан тота.


Олег үзе турында:
"Сургут дәүләт педагогика университетын тәмамладым. Балачактан графика һәм картиналар техникасында рәсем ясарга яраттым. Аеруча миңа майлы буяулар кулланып рәсем ясау техникасы ошый. Мин пейзаж, портрет һәм натюрмортлар ясарга яратам. Пейзажлар аша миңа Ватаныбызның, аның табигатенең матурлыгын күрсәтә алуым ошый. Иҗади эшләр конкурсларында һәм күргәзмәләрендә актив катнашам", - ди.


Талантлы якташыбызның тагын бер мавыгуы – фотога төшерү. Сүз уңаеннан, Бикбау авылындагы туганнарында кунакта булганда, ул әлеге районыбызның иң матур торак пунктларының берсенең күренешләрен һәм табигатен фотога төшергән.

Әлеге фотоларны Бикбау авыл клубы үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә урнаштырды.

Төп рәсем - Олег Абзаловның Минзәләдә сакланучы картинасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев