Реклама
Көн темасы
Дамир Каюмовның нәтиҗәле эшләгән предприятиясе Минзәләгә өстәмә инвестицияләр китерде.
Дамир Каюмов дөнья күләмендә сатылучы продукция сатучы предприятие ачудан тыш, элеккеге төзелеш оешмасы территориясендә промышленность мәйданчыгы да оештырды.
Илдус Шаһиев, Минзәлә — информ
Айгөл Гатина, район башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары:
— Хәзер әлеге мәйданчыкта биш резидент эшли. Болар барысы да Дамир Каюмовның тырышлыгы белән ирешелде. Аның промзонага асфальт юл салдыру идеясен район башлыгы Айдар Салахов хуплады. Татарстан хөкүмәте аша үткәрү өчен зур тырышлык куйды. Менә нәтиҗәсе- промзона тирәсен әйләнеп чыга торган юл бар.
Район эшмәкәрләре белән тыгыз элемтәдә эшләүче Айгөл Гатина сүэләренә тагын шуны өстәргә кирәк.
Мондый формадагы ярдәмне быел Татарстанда дүрт кенә район алды. Хәзер промзонада резидентлар санын арттыру буенча җиңелрәк булачак. Чөнки логистика өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев