Реклама
Көн темасы
Данил Софьянников ясаган киләчәк заман автомобиле рәсеме календарьда урын алган
Яр Чаллы “Кванториум” өстәмә белем бирү технопаркы балалар арасында иҗади конкурс уздыра. Әлеге онлайн фарматта узучы конкурста киләчәк вакыт автомобилен рәсемгә төшерергә кирәк була.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
“Кванториум” уздырган конкурска Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 3Б сыйныфы укучысы Данил Софьянников та үз рәсемен җибәрә һәм әлеге автомобиль рәсеме иң матур рәсемнәрнең берсе буларак технопарк чыгарган 2022 ел стена календарендә урын ала.
“Минзәлә-информ” филиалы районыбызның актив укучыларының берсе булган Данилны уңышлары белән тәбрик итеп, аңа Минзәлә күренешләре сурәтләнгән тагын бер календарь бүләк итте.
Уңышлар сиңа, Данил!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев