Данир Сабиров Минзәләнең көрәш буенча тренеры Рәмзил Бәдриев турында сөйләде
Күптән түгел шәһәребездә Данир Сабиров концерты узды, шунда артист Минзәлә көрәшчеләре һәм көрәш буенча тренер Рәмзил Бәдриев белән бәйле хатирәләре белән уртаклашты.
(15нче ноябрь, Минзәлә, “Минзәлә-информ”, Чулпан Шафикова). Күптән түгел Минзәләдә танылган юмор остасы Данир Сабиров концерты узды. Шунда артистны безнең район белән яшьлек хатирәләре дә бәйләве ачыкланды.
"Яшь чагымда мин татар милли көрәш белән шөгыльләндем, без район командасы белән башка район көрәшчеләре, шул исәптән минзәләлеләр белән дә ярыштык. Кайчагында минзәләләр безгә Азнакайның кая икәнлеген күрсәттеләр, кайвакыт без минзәләлеләрне җиңеп, өйләренә озаттык. Минзәлә районының көрәш буенча тренеры Рәмзил абыйның көрәшчеләре өчен бөтен җаны белән борчылуын ачык хәтерлим. Шулай берсендә Рәмзил абый көрәш вакытында үз көрәшчесенә гадәттәгечә төрле киңәшләр кычкыра бирде: кая барырга, кая кулны салырга, нишләргә кирәклеген бик бирелеп аңлатты. Шулай үзе көрәшкәндәй аңлата-аңлата, Рәмзил абый артта китте, абаланып егылды. Ләкин, киңәш бирүеннән туктамады! Җиңеп чыктылар бит шулай!"– дип сөйләде шоумен.
Исегезгә төшерәбез, Рәмзил Бәдриев 2017 елда Минзәлә районында татар-башкорт көрәшен үстерү һәм яшьләрне спортка җәлеп итү буенча күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев