Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Данлыклы Шакир ага

Шакир Зәки улы Закиров Сарман районы Тугаш авылында гади крәстиян гаиләсендә дөньяга килгән ул. 1935 елда аның әти-әнисе Воровский исемендәге совхозга күчеп килә. Үсмер чактан, буыны катар катмастан тормыш йөгенә төптән җигелгән, җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң совхозда төрле эштә эшли. 4 ел атлар карый һәм 1945 елда тракторда эшли башлый....

Шакир Зәки улы Закиров Сарман районы Тугаш авылында гади крәстиян гаиләсендә дөньяга килгән ул. 1935 елда аның әти-әнисе Воровский исемендәге совхозга күчеп килә. Үсмер чактан, буыны катар катмастан тормыш йөгенә төптән җигелгән, җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң совхозда төрле эштә эшли. 4 ел атлар карый һәм 1945 елда тракторда эшли башлый. Ул ДТ-54 тракторы белән җир сөрә, чәчүен дә чәчә, кыш көне совхозның төрле эшләрен башкара. Аңа төрле маркадагы тракторларда эшләргә туры килә, Шакир ага нинди тракторда эшләсә дә эшен менә дигән итеп башкарган, совхоз һәм район күләмендәге социалистик ярышларда җиңеп чыгып алдынгылыкны бирмәгән. Уңган тракторчы яшьләрнең яраткан остазы булган, күп кенә яшьләрне тракторчы һөнәренең серләренә төшендергән.Шакир аганың механизаторлык стаҗы гына да 57 елдан артык. 88 яшькә чаклы авыл фермеры Айрат Бариевның тракторларын ремонтлауда булышкан.

Шакир аганы юбилей уңаеннан районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Ветеранны тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин, җирлекнең ветераннар советы рәисе Елена Срывова килде, алар да иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.

Ул озак яшәүнең сере турында сорагач, авызга тәмәке капмадым, аракы эчмәдем, җәяү йөрдем, 2014 елга чаклы боз аркылы көн саен Минзәлә шәһәренә барып кайттым, кешеләр белән дус мөгамәлә дә булдым, дип җавап бирде. Хәзерге вакытта да көн саен Яңа Хутордан Воровский бистәсенә кибеткә йөри, кибет белән авыл арасы ике километр тәшкил итә.

-Кул кушырып утырмадым,-ди ул.-Мал асрадым, табыныбыздан яшелчә-җимеш өзелмәде, авылга юл салсыннар иде, тормышыбыз җитеш. Карчыгы моннан 15 ел элек вафат булган. Бүгенге шатлыклы көннәрне ул гына күрә алмады. Ялгызың гына яшәргә өйрәнәсең. Моңсуланып утырырга вакытым юк. Берара телевизор карыйм,ил-көн яңалыклары белән танышамын. Нәрсә дә булса пешереп ашыйм. Кар ява башласа кар көрәргә чыгам. Көн аралаш Минзәлә шәһәрендәге улым Рәшит кайтып йөри, кызларым да кайтып хәлемне белеп китәләр.

Шакир аганың өч баласы, 8 оныгы,14 оныкчыгы бар. Дөньяда әнә нинди бай бабай ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев