Дарья Дяшкина - Татарстан Президенты сәхифәсендәге видеороликта
Ролик кичә чыкты
Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ВК сәхифәсендә республика мәктәпләрен БДИда 200 балл җыеп тәмамлаган укучыларның фотосурәтләре төшерелгән видеоролик чыкты.
Алар арасында быел 2 нче урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Дарья Дяшкина да бар. Аның фотосурәтен видеороликның 48 секундында күрергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Дарья Дяшкина рус теле һәм химия буенча БДИда 200 балл җыйды. Ә безнең "Минзәлә"-"Мензеля" (2022 ел, 8 июль саны) газетасына биргән интервьюсында ул Казанда медицина вузына табиб-педиатр белгечлеге буенча укырга керү планнары белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев