Давлеткулов-Шариповлар гаиләсе «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабында катнашты
Оештыручылар фестивальнең һәр халыкның милли һәм гаилә традицияләрен саклауда мөһим ролен билгеләп үттеләр.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Зәй шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Минзәлә районы данын Калтак авылыннан Давлеткулов-Шариповлар гаиләсе ( районда мари милли җәмгыяте җитәкчесе, мәктәп директоры Инга Шарипова гаиләсе) яклады.
Гөлчәчәк Габдрахманова, Минзәлә район мәдәният сарае директоры :
- Шәҗәрә фестиваленә тугыз район катнашучылары җыелды. Алар татар, мари, удмурт, мордва милләтләре мәдәниятләрен тәкъдим иттеләр. Конкурсант гаиләләр командалары үз нәселләре турында сөйләделәр, шәҗәрә агачы тәкъдим иттеләр, гаилә тарихындагы мөһим вакыйгаларны һәм кешеләрне, буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләрне билгеләп үттеләр. Моннан тыш, катнашучылар үз гаиләләрендә әзерләнгән милли ризыкларны тәкъдим иттеләр һәм ни өчен нәкъ менә бу ризыкларның аларның визит карточкасы булуын әйттеләр. Давлеткулов-Шариповлар гаиләсе катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев