Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Минзәлә мәктәбенә Яңа ел костюмнары бүләк итте
Фотода - 3 нче урта мәктәп директоры Оксана Гобәйдуллина
(Динара Шияпова, "Минзәлә-информ")
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Яңа ел тамашалары алдыннан Минзәлә шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарын бүләк итте.
"Минем округның бер мәктәбенә Яңа ел костюмнары бүләк иттем – анда белем, хезмәт сөючәнлек һәм яхшы кәеф хөкем сөрә. Мин актив, якты белемгә омтылган балалар һәм талантлы укытучылар белән очрашуга һәрвакыт шат", - диде Әлфия Когогина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев