Дәүләт телләре хакында канун бозылырга тиеш түгел
Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча видеорежим рәвешендәге чираттагы утырышны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев алып барды.
- Моңарчы җибәрелгән хаталарны төзәтеп, башкарылмыйча калган эшләрне төгәлләп, алга таба, бигрәк тә бюджет акчасына, дәүләт программалары буенча эшләр башкарганда Татарстан Республикасының “Дәүләт телләре” хакында канунын бозуга юл куярга ярамый, - дип билгеләп үтте Вәсил Шәйхразиев.
Минзәлә районына кагылышлы рәсми мәгълүматлардан төзелгән статистикадан күренгәнчә, урам күрсәткечләре 100 %, җирле әһәмияттәге юллардагы юл билгеләре 79,7% дәрәҗәсендә республиканың “Дәүләт телләре хакында” канунына нигезләнеп эшләнгән. 2019 елда административ-техник инспекция тарафыннан канун үтәлмәгән өчен 30 протокол һәм кисәтү ясалса, быелның гыйнварында – 0. 2020 елның гыйнвар аенда “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Минзәлә-информ” тарафыннан ТР “Дәүләт телләре хакында” канун үтәлеше турында 7 материал әзерләнгән.
Видеоконфереция барышында Татарстан Республикасының Юстиция, Транспорт һәм юл төзелеше, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе вәкилләре чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев