Дружба авылында яшәүче Ләйсән Хафизованың Яңа ел теләге тормышка ашты
Ләйсән Хафизова һәрвакыт хәрәкәттә. Ул әнисенә генә түгел, авылдагы башка апа-әбиләргә дә бик теләп хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, аны сәламәтлегендә нинди дә булса чикләүләр бар дип тә уйламассың.
(Дифиза НУРИЕВА, "Минзәлә-информ")
Ләйсән һәм аның әнисе Рафия Фатхулловна белән без «Ялкын» яшьләр үзәгендә узган чарада танышкан идек. Үзенең активлыгы, елмаюлы йөзе һәм әнисенә карата булган кайгыртучан мөнәсәбәте белән игътибарны җәлеп итте дә инде Ләйсән.
Алар белән кабат очрашып сөйләшәсе килүемне әйткәч, маршрут автобусына утырып, сөйләшенгән вакытка Минзәләгә килеп тә җиттеләр.
—Ләйсән минем уң кулым, бар эштә дә ул миңа нык ярдәм итә, аннан башка нәрсә эшләр идем микән, — дип сүзен башлады әни кеше.
Ләйсән дүрт баланың иң төпчеге. Бүген ул бертуган абыйсы һәм әнисе белән Дружба авылында яши. Әтиләре инде күптән вафат. Апасы һәм тагын бер абыйсының үз гаиләләре, үз тормышлары.

—Кызым 2000 елда гадәти бала булып туды, үсте. Без эштә булганда балалар бакчасына йөрде. Соңыннан мәктәпкә китте. Ләкин мәктәптә ул сыйныфташларыннан читләшә, кеше белән бик аралашмый иде, укуда да артта кала башлады. 3нче сыйныфны бетергәч, Минзәләгә коррекцион-интренат мәктәпкә йөреп укый башлады. Анда да ул теләп йөрмәде. Шуннан соң без Венера Васяновна дигән Чаллыдагы психологка эләктек. Ул да, Ләйсәнне караган башка белгечләр дә «апа, балагызны интектереп йөртмәгез, барыбыр укый алмас», — дигәч, без укудан гел туктадык. 9 яшендә кызыма инвалидлык бирделәр, — ди Рафия апа кызының язмышы белән кыскача таныштырып.
Әйе, Ләйсәннең үз дөньясы. Ул үзенең күңеле тарткан кешеләр белән генә аралаша, бер урында озаклап утырырга, вакчыл эш белән шөгыльләнергә түземлеге җитми. Аның каравы физик эшкә нык. Авыл кешесе малсыз яши алмый. Рафия апалар да үз хуҗалыкларында бозау үстереп суялар, кәҗә тоталар, каз-үрдәк асрыйлар. Бакчада яшелчә һәм җиләк җимеш, матур чәчәкләр үстерәләр. Ләйсән бу эшләрнең барысында да әнисенә һәм абыйсына бик теләп ярдәм итә.
—Үзем гомер буе сыер савучы булып эшләдем. Юртауга, Маҗынга сыер саварга йөрдем. Ләйсән дә миңа ияреп йөри иде. Хәзер исә мин лаеклы ялда. Авылдагы бөртөрлелектән качарга ярый әле комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге кызлары ярдәм итә. Һәр атнаның сишәмбе яки җомга көннәрендә Минзәләдә сәламәтлекләре чикле яшьләр өчен төрле чаралар булып тора. Машина килеп ала, кире китереп куя. Ләйсәннең күңеле күтәрелеп кайта ул чараларда, — ди Рафия апа социаль яклау белгечләрләренә рәхмәт әйтеп.
«Добро во благо — мәрхәмәтле булыйк» хәйрия марафонында теләкләр чыршысына менталь тайпылышлары булган яшьләрнең теләкләре язылган хатлар урнаштырыла. Менә берничә ел рәттән юмарт «Кыш бабай» Ләйсәннең дә теләкләрен тормышка ашырып килә.
—Җырлар тыңларга, шуларга кушылып җырларга һәм биергә ярата Ләйсән. Бу юлы хатта Кыш бабайдан микрофон сорап язды. Рәхмәт, мәрхәмәтле кешеләргә, Яңа ел алдыннан елның елында баланың теләкләрен тормышка ашырып киләләр, — ди әнисе.
Яңа ел алдыннан һәркем могҗиза, тылсым көтә, балалар бигрәк тә. Әлеге сихри бәйрәмдә һәркемнең теләкләре тормышка ашсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев