Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Дусай-Кичү авылы оныклары концертын тамашачылар аягүрә алкышларга күмделәр

Иң кечкенә катнашучы, Амелиягә, 4 яшь

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Дусай-Кичү авылы клубында җәйге ялга кунакка кайткан балалар белән «Без авыл оныклары» исемле концерт узды.

— Балаларның чыгышлары җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Җырчы кызларыбыз — Алина, Тамилла, Аделия, Лера, Раида; биючеләребез — Иделия, Иллария, Риана, Латыйфа, Альмира, Рания, Раида, Мәликә, Амелия, Мәрьям, Әминә, Алинә, Элина үзләренең чыгышларын залда утырган тамашачыларга бүләк иттеләр, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Дусай-Кичү авыл клубы мөдире Гөлнара Гайсина.

Концертта шулай ук авыл клубында эшлүп килүче «Чаткы» театры да чыгыш ясады, «Оныклар» һәм «Оныкны туган көнгә киендерү» дигән скетч күрсәтте.

Реклама

Тамашачы балаларның чыгышын бик ошатты һәм аягүрә алкышларга күмде.

Фотолар Дусай-Кичү авылы клубы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев