Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дусай Кичү авылында бәйрәмнәр еш үткәрелә

Гөлнара Гайсина, Дусай Кичү авыл клубы мөдире: -Ялларда авылда яшәүче олысы-кечесе өйдә утырмасын, рәхәтләнеп күңел ачсын өчен чараларны алдан планлаштырам. Яшьләрнең, өлкән яшьтәгеләрнең фикерләрен белешәм. Күптән түгел булып үткән бәйрәм - Ватанны саклаучылар көнендә 3 көн ял булды. Әлеге бәйрәм уңаеннан 24 февральдә клуб каршында, ачык һавада, төрле спорт ярышлары...

Гөлнара Гайсина, Дусай Кичү авыл клубы мөдире:

-Ялларда авылда яшәүче олысы-кечесе өйдә утырмасын, рәхәтләнеп күңел ачсын өчен чараларны алдан планлаштырам. Яшьләрнең, өлкән яшьтәгеләрнең фикерләрен белешәм. Күптән түгел булып үткән бәйрәм - Ватанны саклаучылар көнендә 3 көн ял булды. Әлеге бәйрәм уңаеннан 24 февральдә клуб каршында, ачык һавада, төрле спорт ярышлары оештырылды. Ул кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Анда авылыбызның олысы да, кечесе дә катнашты. Соңыннан барыбыз бергәләр солдат боткасы, кайнар чәй белән сыйландык. Кичке якта клубта "Ярый әле сез бар дөньяда" дип исемләнгән концерт куйдык. Анда авылыбыз кызлары Салихова Айгөл һәм Эльвира безгә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.Элина һәм Эльвина Зәйнашева башкарган биюләрне бәйрәмгә килүчеләр яратып карадылар. Төрле кызыклы уеннар да уйнадык. Әкият куйдык.

8 Март ялларында клубта "Яз гүзәле" дигән конкурс оештырылачак. Конкурс 15-20 яшьлек кызлар арасында уздырыла. Конкурс биремнәре түбәндәгеләр: үзең турында сөйләү (визитка); кул эшләрең белән таныштыру; татар халыкның берәр милли ризыгын тәкъдим итү; талантыңны күрсәтү; ситуатив сораулар. Шуны әйтәсем килә, безнең авылда бәйрәмнәрдә беркем дә телевизор каршында гына утырмый, ял итәргә тырыша.

Фотолар һәм видеоязмага караганда Дусай Кичү авылында бәйрәм күңелле узганга ошаган.

Хөрмәтле дуслар, Сез 8 март бәйрәмен ничек үткәрергә җыенасыз? Озак яллар сезне ялкытмыймы?Шул хакта безгә языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев