Дусай-Кичүдә кунакка кайткан балалар концерт куйдылар
Чара матур һәм күңелле үтсен өчен спонсорлар да үз өлешләрен керттеләр
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Дусай-Кичү авылына кайткан балалар һәм яшьүсмерләр белән "Җәйге мизгелләр" дип аталган концерт оештырылды. Концертта балалар үз һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар-биеделәр. 4 яшьтән 13 яшькә кадәрле 29 бала катнашты.
Гөлнара Гайсина, Дусай-Кичү авыл клубы мөдире:
- Әти-әниләр, әби-бабайлар, килгән кунаклар концерны җылы кабул иттеләр, азакта басып алкышларга күмделәр. Балаларның вакытлары файдалы үтүенә без барыбызда шат.
Бәйрәм Яңа Мәлкән авыл җирлеге җитәкчесе Зөфәр Нәҗметдинов, шулай ук Гаяз Хөрмәтуллин, Илнар Ильясов, Алмаз Латыйпов ярдәме белән үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев