Дәвектә эшләргә теләүче юк?
Әле атна башында гына газета укучыбыз Дәвек авылыннан Шакирҗан ага шалтыратты. Ул безгә шундый сорау юллаган иде: -Безнең Дәвек авылында көнкүреш кирәк яраклары сата торган бердәнбер кибетебезне бер ай элек ябып куйдылар. Хәзер авыл халкы автомашинасы булганнары ипи, тоз һәм башкасын сатып алыр өчен якын тирә авылларга, Минзәлә шәһәренә йөрергә...
Әле атна башында гына газета укучыбыз Дәвек авылыннан Шакирҗан ага шалтыратты. Ул безгә шундый сорау юллаган иде:
-Безнең Дәвек авылында көнкүреш кирәк яраклары сата торган бердәнбер кибетебезне бер ай элек ябып куйдылар. Хәзер авыл халкы автомашинасы булганнары ипи, тоз һәм башкасын сатып алыр өчен якын тирә авылларга, Минзәлә шәһәренә йөрергә мәҗбүр, ә җиңел машиналары булмаган кешеләргә һәм карт- корыга кая барырга?
Әлеге сорауны без Минзәлә кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Гөлнәзирә Зиазовага юлладык. Ул менә нәрсәләр сөйләде:
Дәвек авылында кибетне сатучы булса иртәгә үк ачачакбыз. Әлегә кибеттә сатучы булып эшләргә теләк белдерүче генә юк. Күрше тирә авыллардан шул кибеткә сатучы булып эшләргә риза булган кешене тапсак, тиздән кибетне эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев