Эдуард Ягафаровның чыгышы Казанда үткән түгәрәк өстәлдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты
Бүген Казанда махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрне эшкә урнаштыруга кагылган түгәрәк өстәл үтте.
Илдус Шаһиев, Минзәлә - информ
Аның эшендә якташыбыз, Татарстан десантниклар Союзының Минзәлә бүлеге җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Ягафаров катнашты.
Түгәрәк өстәлдә ул бу өлкәдә Минзәлә районы тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Түгәрәк өстәлдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова, Татарстанның хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков, Татарстан буенча Десантчылар союзы рәисе Юрий Суворов һәм башка рәсми затлар катнашуы һәм чыгыш ясавы теманың җитди булуы хакында сөйли.
- Киләчәктә фронттан кайтучыларны даими төстә ихтирамлы игътибар үзәгендә тоту минем эшчәнлегемнең төп юнәлеше булачак, - диде безгә Эдуард Ягафаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев