Елена Романова балаларда матурлыкка карата мәхәббәт тәрбияли
Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Елена Романова үзенең һәр укучысы белән индивидуаль шөгыльләнә. «Репертуар, программа таләпләре белән беррәттән, балаларның характерын, өстенлекләрен, тәмен исәпкә алып төзелә«,- ди тәҗрибәле педагог.
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Мотоциклга җыйган акчага пианино алдылар
Әйе, балалар белән эшләү һәм аларның йөрәкләрендә музыкага мәхәббәт уяту буенча бай тәҗрибәгә ия ул.
— Мин үзем Минзәләдән, 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыдым. Безнең сыйныфтан өч кыз музыка мәктәбенә йөрде. Гадәттә, нефтьчеләр балалары йөри иде, чөнки бу мәктәптә уку түләүле, ә фортепиано сатып алу бик кыйммәт иде. Ә минем балачактан ук пианинода уйнарга өйрәнү хыялым бар иде. Әниемнән мине музыка мәктәбенә яздыруын сорадым. Ул риза булып һәм: «апаң белән бар һәм язылып кайт», диде. Без бардык һәм мине кабул иттеләр. Ә бер елдан соң әти-әнием люлькалы мотоциклга җыйган акчага яңа пианино сатып алдылар, — дип истәлекләре белән уртаклаша Елена Романова.
Мәктәптә талантлы, тырыш кызны тиз күреп алалар һәм музыка училищесына керергә киңәш итәләр. Музыканы өйрәнү калыплары буенча Лена соңрак, 4 сыйныфта укырга керә, шуңа күрә 7 ел урынына 6 ел укый. Шуннан соң ул Яр Чаллы сәнгать училищесына укырга керә. Биредә ул үзе дә узган гасырның 60 нчы елларында Минзәлә музыка мәктәбендә укыткан, ә аннары Яр Чаллыга күченгән Луиза Алексеевна Климовада белем ала.
— Ул катгый, таләпчән чын педагог, консерватория белеменә ия булган зур хәрефтән музыкант иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Әгәр ул булмаса, мин музыкант була алыр идемме икән, юкмы, белмим, — дип сөйли Елена Леонидовна.
Ниһаять, училищены тәмамлагач, ул туган шәһәренә кайта һәм үзенең хезмәт эшчәнлеген башлый. 1992 елда Казан педагогия институтының музыка бүлегенә укырга керә, һәм 1997 елда читтән торып уку бүлеген тәмамлый. Шул вакыттан бирле, 1989 елдан башлап, Елена Леонидовна берничә буын минзәләлеләрне фортепианода уйнарга өйрәтә. «Күп укучыларым белән мин әле дә дусларча аралашып торам. Әгәр алар музыка белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләрикән, бу мине һәрвакыт бик сөендерә», ди ул.
Әниләрнең балачак хыялларын тормышка ашырдык
Хәзер инде аның элеккеге тәрбияләнүчеләренең балалары килә башлаган.
— Һәрбер кечкенә кыз фортепианода уйнарга өйрәнергә хыяллана, дип саныйм. Һәм быел мин 1, 2 сыйныф балаларының әниләренең балачак хыялын тормышка ашырырга булдым. Аларга балалары белән ансамбльдә уйнарга тәкъдим иттем. Моңарчы беркайчан да фортепианода уйнамаган әниләргә остаз буларак балалары булышты. Яңа фортепиано ансамбльләре концертта чыгыш ясаганда, әниләрнең күзләре ничек янганын, ничек тырышканын күрсәгез иде. Алар барысын булдырып чыктылар! — дип сөйли педагог.
Елена Леонидовна фикеренчә, музыка белән шөгыльләнү балаларның интеллектын үстерә, коммуникатив һәм эмоциональ үсешкә йогынты ясый, координацияне һәм вак моториканы яхшырта, сөйләмне ныгыта. Музыка белән шөгыльләнү балаларның характерына уңай йогынты ясый. «Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар тәртиплерәк була, һәм алар мәктәптә күпкә яхшырак укыйлар», дип ул үзенең күпьеллык күзәтүләре белән уртаклаша.
Шул ук вакытта Елена Леонидовна билгеләп үткәнчә, хәзер балалар элеккегә караганда ачыкрак, аралашучанрак. Тагын бер игътибарга лаек момент: программа үз эченә Чайковский, Шопен, Гайдн, Моцарт, Бах һәм Бетховен кебек классикларны өйрәнүне алса да, балалар фортепианода мультфильмнардан, заманча фильмнардан, яраткан башкаручылары репертуарыннан популяр музыка да башкаралар. Җитди түгел кебек тоелса да, бу да шулай ук практика һәм фортепианода уйнарга өстәмә стимул. Педагог сүзләренчә, аның тәрбияләнүчеләре татар композиторларының әсәрләрен дә зур кызыксыну белән өйрәнәләр. Шулай ук балалар виртуаль оркестр белән уйныйлар (оркестр фонограммасы белән), һәм бу аларга бик ошый, чөнки ул вакытта алар үзләрен профессиональ музыкантлар итеп хис итәләр.
Балалар сәнгать мәктәбендә уку ике программа буенча алып барыла: һөнәри әзерлек программасы (уку вакыты 8 ел, һәм тәмамлагач, чыгарылыш укучылары музыка училищеларына һәм колледжларына укырга керә) һәм гомуми үсеш программасы (балалар үзләре өчен өйрәнә һәм уку дүрт ел дәвам итә).
Монда балалар җиде-сигез яшендә килә. Шул ук вакытта музыка белән шөгыльләнергә теләге булган олырак балаларны да кире бормыйлар.
Тырышлык нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар
Елена Романованың сыйныфы даими рәвештә төрле конкурсларда уңышлка ирешә. Узган уку елында Серафима Ботова һәм Эльвина Самерханова «Сияние-2023» халыкара фестиваль-конкурсында «фортепиано, соло» номинациясендә 1 һәм 2 урыннарны яулады. Шул ук конкурста «фортепиано, ансамбль» номинациясендә икенче урынны Ксения Устюжина һәм Мәдинә Гарипова алды. Аларның дуэты «2*2» фортепиано ансамбле музыкасының республика конкурс-фестивалендә 2 нче урынны яулады. Әлеге конкурста Азалия Мифтахова лаеклы чыгыш ясап, катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук Эльвина Самерханова «Надежды России» бөтенроссия конкурсында 1 урын, ә Мәдинә Гарипова «Моң чишмәсе» ачык республика татар сәнгате фестиваль-конкурсында 2 урын яулады. Елена Леонидовна үзе дә конкурсларда катнаша. Аның Эльвира Нагуманова белән берлектә чыгышы «Светозарная Казан» халыкара конкурсы лауреаты дипломы белән билгеләп үтелде.
— Хәзер кайбер конкурслар онлайн-форматта үткәрелә, бу күп кенә конкурсларда ерак сәяхәтләр ясамыйча катнашырга мөмкинлек бирә, — ди Елена Леонидовна.
«Сез балаларны музыкага өйрәтеп, бу дөньяны яхшыртуга үз өлешегезне кертергә тырышасыз, дип әйтә алабызмы?» дип сорыйм мәкаләбез героемнан. Бу сорауга зур йөрәкле педагог уңай җавап бирә һәм «миңа балаларны укыту бик ошый, мин алар белән үз вакытымны да исәпкә алмыйча эшләргә әзер. Гомумән, мин кемгәдер яхшылык башкарганда, ярдәм итә алганда, үземне бәхетле хис итәм. Димәк, мин тирә-юньдәгеләргә кирәк», — ди.
безнең өстәмә
Сәнгать мәктәбеннән тыш, Елена Романова 3 нче санлы «Балачак» балалар бакчасында музыкаль дәресләр алып бара. «Без алар белән җырлыйбыз, биибез, шулай ук „Созвездие“, „Синяя птица“ кебек төрле конкурсларында катнашабыз», — ди ул, балаларның кечкенәдән үк югары сәнгатькә өйрәнүенә шатлыгын белдереп.
Фотолар Минзәлә шәһәре Балалар сәнгать мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев