«Елмаю өчен шулай аз кирәк»
Ял көннәрендә “Елмаю өчен шулай аз кирәк” хәйрия акциясе үткәрү максатыннан, “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына Зәй шәһәреннән килгән кунаклар: чәч кисүче Юлия Гарипова һәм ярдәмчесе Анжела; балалар өчен теш табибы Фролова Марина Валерий кызы, шәхси эшмәкәр Насыйбуллина Регина Рәис кызы һәм аниматорлар Хисмәтуллина Алесия Мидхәт кызы һәм Арифуллина Аделина Ринат кызы бар иде.
Бөтен акция шау-шулы ритмда узды: теш табибы һәр балаларның тешлә рен карады, киңәшмәләр язды һәм «Тешләрне ничек дөрес карарга» дигән имемдә әңгәмә үткәрде, чәч кисүчеләр барысына да матур һәм зәвыклы прическалар ясады. Косметик процедуралар тәмамлангач, аниматорлар балаларны шардан матур фигуралы уенчыклар ясарга өйрәттеләр һәм музыкаль хәрәкәтчән уеннар уздырдылар.
“Елмаю өчен шулай аз кирәк” акциясендә катнашучылар шундый җылы мөнәсәбәттән кабул итүгә һәм аралашуга рәхмәт әйттеләр балаларга тагын кунакка килергә вәгъдә иттеләр.
Чара азагында кунаклар тәрбияләнүче балалар өчен бүләкләр: кием-салым, уенчыклар, уку кирәк-яраклары тапшырдылар. Бүләкләр тапшыруга "СпецСтройМонтаж-НК" ҖЧҖ вәкиле Юнусова Залия Илһам кызы да кушылды, шулай ук һәр тәрбияләнүче балага татлы бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев