Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Элвин Грей белән бер көнне: Минзәлә театры актрисасы Динара Акматова “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды

Әлеге Указга Татарстан Президенты кул куйды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

23 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирү турындагы Указ”га кул куйды. Әлеге Указ нигезендә, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актрисасы Динара Акматовага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Динараны әлеге мактаулы исемгә лаек булуы белән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп калабыз.

Шулай ук әлеге Указда, мактаулы исем бирелүчеләр арасында танылган эстрада җырчысы Радик Юльякшин исеме дә бар, ул тамашачыларга Элвин Грей буларак та билгеле. Музыка сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен аңа  шулай ук ““Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев