Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләр өчен дәрт һәм терәк кирәк

Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалованың эшкә дәрте дөрләп тора.

(Илдус ШАҺИЕВ, "Мензеля-информ")
Иң күп кеше яшәгән авыл җирлеге буларак проблемалар да пропорциональ төстә үсә. Шуңа да карамастан, глобаль проблемалар юк, тормышны яхшырту өчен яшәүчеләрдән яңгыраган тәкъдимнәр, теләкләргә чишелеш табыла тора. “БлагоДарение” фонды килгәч, Тупач авылында яшәү шартлары бермә-бер яхшырды. Салиховлар гаиләсе авылның умыртка сөяге, Сәрия Билаловага инфраструктура яңарышы, халык менталитетын үзгәртүдә зур терәк булып тора. Миңа калса, җыенны бу авылда аерым үткәрергә кирәк. Хәйриячеләргә хөрмәт, авылда яшәүчеләргә җаваплылык өстәр иде.
Терлекчелек комплексы эшли башлагач, Коноваловка авылы йөзен яхшыртырга да терәк табылды дип уйлыйм. Авыл урамнарындагы асфальтны яңартырга, Ашпалага кадәр юл сузарга җирлеккә эре инвестор килүнең ярдәме тими калмас. “Бекон” бер ел эчендә райондагы тулаем сөт савымын 100 тоннага арттырды. Ел ахырына бу күрсәткеч 200 тоннага җитәр дип көтелә. Авылларга зур инвестицияләрне территориягә эре җитештерүче килгәч кенә бирәләр бит. “Россиянең авыл территорияләре комплексын үстерү” программасына керә алса, юл да, йортлар да, юынтык суларны чистарту программасы да булыр иде. Үзара салым акчасына гына әллә ни майтарып булмый шул. Әле шушы шартларда да җирлек башлыгы авылдашларының күпчелек өлешен үз артыннан ияртеп, Коноваловканы позитив үсеш юнәлешенә бора алды.
Җыенда катнашкан “Бекон” вәкилләре авыл кешеләрен ике куллап эшкә алабыз дип торалар. Коллектив әхлакый яктан сау-сәламәт булсынга, кайбер төр җинаять кылганнарны эшкә эшкә кабул итмиләр икән. Физик яктан ныклы үсмер, ир-атларга күп акча түләп, комплекстагы төп һөнәрләргә рәхәтләнеп өйрәтәчәкләр.
Коноваловка авылындагы җыенны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Җирлектә эре җитештерү булгач, авылны үзгәртү өчен программалар төзеп, объектларның проектларын әзерләп киләсе елда Россия, Татарстан программаларына керү өчен барлык мөмкинлекләр бар, дип искәртте ул.
Җыенда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев та авыл җирлеге башлыгының эшенә югары бәя биреп, мөрәҗәгать булса авылларның алга таба үсешендә үз ярдәмен көрсәтергә әзер булуын әйтте. Бүгенге тормышка үз бәясен биреп, төшенкелеккә бирелмәскә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев