Реклама
Көн темасы
Эшмәкәрләр Минзәлә үсешенә саллы өлеш кертәләр. Дәүләт тә аларга ярдәм итәргә әзер
Район башлыгы Айдар Салахов эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән очрашты
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
“Ялкын” яшьләр үзәгендә район җитәкчелеге һәм эшлекле даирә арасында ярдәм чаралары турында сөйләшү булды.
Очрашу башында Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов “Камский бекон” һәм “Август” компанияләренең авыл хуҗалыгы өлкәсендә тормышка ашырылучы инвестицион проектлары белән таныштырды һәм эшмәкәрләрне, үзмәшгульләрне үз эшчәнлекләрен киңәйтергә чакырды.
- Әлбәттә, бәлки масштаблар тиңдәш тә түгелдер, әмма сезнең керткән инвестицияләрегез, яңа эш урыннары булдыруыгыз ахыр чиктә районыбызның социаль-икътисади үсешенә уңай йогынты ясый, - диде район башлыгы.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатина тәкъдим иткән презентация да эшмәкәрләрнең районның барлык төп икътисадый күрсәткечләренең яхшыруына керткән өлешләренә ачык иллюстрация булды. Айгөл Гатина район эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре өчен мәгълүмати ярдәм йөзеннән социаль челтәрләр һәм мессенджерларда махсус төркемнәр булдырылуын да әйтте.
Район җитәкчелегенең үзебездә эшмәкәрлек үсешендә кызыксынулы булуы һәм дәүләт тарафыннан үз эшен ачарга теләүчеләргә һәръяклап ярдәм күрсәтергә әзерлеге әлеге очрашуда ачык күренде.
Әйтик, туризм өлкәсендә бизнес алып баручы Гөлназ Шәймөхәммәтова үзенең маркетплейсларга чыгуының уңай тәрибәсе белән уртаклашты.
ТР Эшмәкәрлекне үстерү фонды вәкиле Алмаз Нурлыев әлеге фонд тарафыннан төрле юнәлешләрдә эшләүче эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә күрсәтелүче ярдәм чаралары белән таныштырды. Андый ташламалы процентларны бер генә коммерцияле банкта да булмавын искәртте.
Яр Чаллыда үз эшчәнлеген алып баручы якташыбыз, бизнеска ярдәм чаралары һәм бизнес-планнар буенча эксперт Эльвира Фәссахова да район эшмәкәрләрен дәүләт ярдәменнән активрак файдаланырга чакырды.
Нефтяник бистәсендә популяр кафе хуҗасы Максим Архипов район җитәкчелеге теләктәшлеге һәм дәүләт ярдәме белән үзенең бизнесын тагын да киңәйтү планнары белән таныштырды.
Очрашуга килгән “Промпарк-Мензелинск” җитәкчесе һәм ТР бизнес-омбудсменының иҗимагый вәкиле Дамир Каюмов та үзенең район өчен инновацион идеялары белән уртаклашты. Бүгенге көндә проектта булган әлеге идеялар тормышка ашкач районда туризм үсешенә зур өлеш кертәчәге турында сөйләде. Промпаркның ишекләре резидент булырга теләүчеләр өчен ачык булуын әйтте.
Очрашуга килүчеләрдән тәкъдимнәр дә яңгырады. Әйтик, Минзәлә АТП директоры Рамил Кәримов шәһәрдә кафелар яки башка бизнес-объектлар ачылганда, исемнәрен чит телдә бирмәскә чакырды. Яр Чаллыда үз бизнесларына татар телендә исем бирүчеләрнең уңай тәҗрибәләре турында сөйләде.
Шәһәрдә һәм гомумән районда туризм белән бизнес үсеше үзара тыгыз бәйләнгән. Музей директоры Лариса Кәрамова Минзәләнең популяр ял итү урыны – елга яр буенда туристлар өчен махсус навигаторлар урнаштырырга тәкъдим итте.
Әлеге идеяны хуплап, район башлыгы Айдар Салахов үзләрендә музейлар булдырган һәм туристлар өчен кызыксыну уятырлык мөмкинлеге булган авыл җирлекләрендә дә кафелар ачсалар да яхшы булыр иде, дигән фикерен җиткерде.
Очрашу бүләкләү мизгелләре белән тәмамланды. Гөлназ Шәймөхәмматова, Илзира Вәлиева, ирле-хатынлы Ринат һәм Римма Яппаровлар, Максим Архипов, Татьяна Коврига һәм Светлана Красноперова Мактаулы грамоталар белән билгеләп үтелделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев