Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Эшмәкәрләр советы авылларда эш урыннары булдырган өчен бүләкләнде

Минзәлә районы республика конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Россия эшмәкәрлеге көне алдыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «Иң яхшы эшмәкәрләр Советы» IV республика конкурсына йомгак ясалды.

Җиңүчеләр арасында Минзәлә районы эшмәкәрләр советы да бар, ул «Авыл җирлекләре территорияләрендә яңа эш урыннары булдыруга керткән өлеше өчен»номинациясендә сертификат белән билгеләп үтелде. Әлеге җиңү районыбызда эшмәкәрлек үсешен тагын бер кат раслый.

Реклама

Айгөл Гатина, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары:

- Әлеге җиңү - Минзәлә районы эшмәкәрләренең гомуми җиңүе. Бүгенге көндә район территориясендә 180 урта бизнес вәкилләре, 495 шәхси эшмәкәр , 1389 үзмәшгуль үз эшчәнлеген алып бара. Аларның барысын да әлеге җиңү белән, шулай ук Россия эшмәкәрләр көне белән котлыйм һәм уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев