Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Этләрнең беренче партиясе Актанышка җибәрелде

Алдан хәбәр иткәнгәме, этләр сиземләве булганмы, урамдагы сукбай маэмайларны бик аз җыя алганнар, Актаныштан килгән приют вәкилләре.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ).
Димәк, хуҗалары, безнең филиал кисәтүләрен истә тотып, этләрен урамга чыгармаганнар. Берничә авылдан һәм шәһәрдән дистәләп кенә эт киткән бу юлы Актанышка.
Артур Гафуров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:
Хуҗасыз этләрне аулау һәр ял көннәрендә башкарылачак.Атна уртасында этләр өерен күрүчеләр булса хәбәр итегез.
Приютка эләккән этләрен стирелизацияләгәннән соң, урамна чыгарып җибәрмиләр икән.Төрле авыруларга каршы төрле вакциналар ясала.Менә шундый этләрне алырга теләүчеләр приютка мөрәҗәгать итә ала.Икенче хәбәрдә телефоннарын хәбәр итәрбез.
Этсез яши алмаучылар гаилә дуслары белән урамда түгел, паркларның бер почмагында йөри алалар, дип хәбәр иттеләр безгә шәһәр админстрациясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев