Фаяз Хизбуллин көрәшеп, Минзәлә рвйоны командасына очколар китерде
Казанда Муса Җәлил истәлегенә үткән турнирда Минзәлә район командасы 27 урынны алды.
( Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Материалда әлеге урынның түбәнме, югарымы икәненә бәя бирергә җыенмыйм. Укучыларыбызга район өчен кемнәрнең тәннәрен кызганмый көрәшүләре хакында гына җиткерәсем килә.
Сүзне район командасын туплау буенча җаваплыларның берсе Рөстәм Хәмидуллинга бирәм:
-Муса Җәлил турниры — дәрәҗәле ярышлардан санала.Команда рейтингы өчен бик кирәк. Шуңа, бөтен мөмкинлекләрне барлап, тугыз кеше җыела алдык. Данис Гәрәев, Ленар Заһриев, Камил Шәрипов, Данил Латыпов, Нияз Усманов, Кирилл Толстов, Глеб Данилов, Фаяз Хизбуллин һәм мин.
Ике үлчәү авырлыгына кеше таба алмадык. Призлар юк, әмма 27 урын- команда әгъзаларының тире белән табылган баллар аша башкалар арасында ким- хур булырлык түгеллекне күрсәтте.
Көрәш турниры буенча тагын бер факт, Фәнияр Гәрәев- келәмдә судья буларак катнашты. Бу факт Минзәлә районының көрәш дөньясында авторитеты барлыгы хакында сөйли.
Фәнияр- көрәшеп район данын яклап йөргән ир- егет, хәзер үзенең шәкертләре бар. Республика дәрәҗәсендә судья буларак та танылып килә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев