Фаил Газетдинов: Хыяллар зурдан булырга тиеш
15 апрельдә «Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе бинасында "Камский бекон" (Коноваловка терлекчелек комплексы) вәкиле Фаил Газетдинов белән очрашу оештырылды.
Динара Шияпова
Эш белән тәэмин итүче белән очрашуга эшкә урнашырга теләүчеләр, кызыксынучылар һәм рәсми рәвештә теркәлгән 15 ләп эшсезләр дә килгән иде. Әмма шунда ук эшкә урнашырга теләүчеләр күренмәде.
"Камский бекон" Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белән актив эшли, анда студентлар практика узырга киләләр. 5 студент компаниягә эшкә урнашырга әзер. Белгечләргә дәүләт ярдәме йөзеннән 150 000 мең сум акча бирелә. Ай саен шулай ук 7000 сум түләнә.
Хәзер 32 баш сыерга исәпләнгән «Карусель» саву блокларын эшләтеп җибәрү буенча эш алып барыла.
Фаил Газетдинов:
– Без Минзәлә районында зур проект - 6000 баш савым сыерга исәпләнгән товар-сөт фабрикасы комплексын тормышка ашырабыз. Без инде актив рәвештә эшлибез һәм персонал туплау эшен көчәйтәбез. Комплекска саву, бозаулату бүлекләре операторлары, тояк эшкәртүчеләр, ветеринария табиблары, сыер савучылар, электриклар, слесарьлар, тракторчылар, терлекчеләр кирәк. Башта без эшкә урнашучылар белән укулар үткәрәчәкбез, бер айдан төп эш урынына күчерәбез дигән карар кабул ителде.
Вахта күрше авыллардан эш урынына кадәр йөртә, туклану компенсацияләнә, медицина тикшерүе эш бирүче хисабына уздырыла.
Хезмәт кодексы нигезендә эшкә урнашу законнар кысаларында барлык социаль түләүләр һәм айга ике тапкыр тотрыклы хезмәт хакы гарантияләнә.
Безнең бурыч– сөтчелек комплексын эшләтеп җибәреп, бер сыердан сот савып алу буенча керем алу гына тугел, районны республикада алдынгы урынга чыгару.
Без дөнья күрсәткечләренә омтылабыз. Хыяллар зурдан булырга тиеш бит. Маллар белән эшләргә ярата торган квалификацияле кадрлар бүгенге көндә бик мөһим, шуңа бу эшкә күңел салып эшләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев