Федор Кузнецов "Боевое Братство" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Калуга өлкә бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Ул- вакытсыз арабыздан киткән Әфган ветераны Сергей Кузнецовның бертуганы
(Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")
Минзәлә районында туып-үскән, Татарстан Республикасының атказанган артисты Федор Кузнецов "Боевое братство" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Калуга өлкә бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Федор кызганычка каршы, 2015 елда вакытсыз вафат булган Әфган сугышы ветераны, Николаевка мәктәбе директоры Сергей Кузнецовның туганы (мәктәп аның исемен йөртә) .
Күпләр Сергей Кузнецовның Николаевка авыл мәдәният йортының "Рябинушка" ансамбленең алыштыргысыз аккомпаниаторы булуын да яхшы хәтерлиләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк , аның сугышчан дусты - Калуга өлкәсенең «Боевое братство» ветераннар оешмасы Советы Рәисе урынбасары, запастагы полковник Александр Ружин инициативасы белән Минзәлә районында әфганчыларның һәм Сергей Кузнецов исемен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән волейбол турнирлары һәм патриотик чаралар үткәрелә башлады.
Бу чараларда Федор Кузнецов та актив катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев