Фестивальдә җиңгән акчаларын СВОдагы егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә тапшырдылар
Минзәлә район мәдәният сарае иҗади коллективы «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә катнашып 1 урын яулавы хакында язган идек.
Шушы призлы урынны алган өчен коллектив 30 мең сум акча белән бүләкләнде. Һәм алар әлеге сумманы Минзәләдә махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү белән шөгыльләнүче өч волонтерлар төркеменә бүлеп тапшырдылар. Билгеле булганча, һәр төркемдә егетләрнең запрослары буенча кирәкле әйберләрне алу өчен ирекле рәвештә акча җыю оештырылган.
Районның мәдәният сарае һәм авыллардагы мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә егетләргә бүгенге көндә тыл ярдәме кирәк булуын бик яхшы аңлыйлар — волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашалар: хәйрия концертлары оештыралар, авыл халкын клубларга җыеп, маскировка челтәрләре үрәләр, токмач кисәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев