Реклама
Көн темасы
Әфган бердәмлеге
Иркәнәштә үз сүзләрендә тора белүче ир-егетләр туа икән.
Бу елның 8 май - Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көнне генә Хәмзә Лотфуллин Әфган сугышы ветераннары хөрмәтенә истәлек ташы куям дигән иде. Июль аенда районда беренче булып шул хәтер билгесен ачу тантанасы булды. Тантанада район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Беспалов, район хәрби комиссары Сергей Владимиров, районның Әфган сугышында катнашучылар берләшмәсе җитәкчесе Альберт Миннәхмәтов, район ветераннар советы рәисе Павел Петров катнашты һәм чыгыш ясады.
Әфган бердәмлегенең көчле икәнен күрсәтү өчен район читендәге бу авылга Менделеевскидан "Шурави" ансамбленең һәм Чаллыдагы "Герат" сак хезмәтендә эшләүче полкташлары (56 нчы десант бригадасы) катнашты. Десант гаскәрләренең флагында "Никто кроме нас" дигән сүзләр язылган. Килгән кунакларның флаг күчермәсен горур итеп баш очына күтәргәндә Әфган бердәмлегенең нинди көчле икәнен аңлыйсың.
Егетләр «батырлык» дип сөйләп йөрмиләр. Алар аңлый: Бөек Ватан сугышында катнашучылар бу фани дөньядан китеп баралар. Патриотизм, илне саклау, малайлардан селәгәй агызып йөрүчеләр түгел, ә чын солдатлар, ир-егетләр тәрбияләү алар бурычына әйләнә бара.
Авыл халкының дәррәү кубып тантана урынына килүе җирлек башлыгы Рөстәм Шә- рәфетдиновның көчле оештыручы буларак җитлегүе хакында сөйли. Шул ук вакытта тантанада чыгыш ясаган Рәис хәз- рәт Кәбировның сүзләреннән авылда яшәүчеләрнең оеша белеп, кирәк вакытта инициативаны үз кулларына алып, халык өчен изге эшләргә алынырга әзер булуын аңладым. Ул мәчет салуда, чишмә төзекләндерүдә, зиратларны тәртипкә китерүдә башлап йөрүчеләрне исемләп телгә алды. Хәмзә Лотфуллинга да бик изге эш башкаруы өчен рәхмәт әйтте. Әлеге төбәктән, алты ир-егет Әфганда булган. Ходайның рәхмәте, алар сугыштан исән кайттылар, бүген дә эшләп йөриләр. Аларны да хөрмәтләделәр.
Ел саен февраль аенда Әфган сугышында катнашкан райондашлар үзара очрашып, хатирәләр белән уртаклашалар, сугышта һәлак булган полкташларын искә алалар. Иркәнәштәге тантанада чыгыш ясаган Хәмзәнең полкташы әйткәнчә, "Күңел тулгач, баш иеп китәргә урын булды". Ул - Иркәнәш авылының сугышта һәлак булган, сугыштан кайтып инде бакыйлыкка күчкән авылдашлары хөрмәтенә салынган обелиск янында истәлек ташы.
Безнең районда патриотик тәрбия, хәрби һөнәр серләренә өйрәтү югары дәрәҗәдә алып барыла. Аерым бер кешенең үз инициативасы белән пат- риотлык эшләве - сугышта һәлак булган полкташлары хөрмәтенә истәлек ташы куюы бу тәрбиянең электән үк көчле булуы хакында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев